

Бездә түгел, димик әле. Бер Җир шарында яшибез, ниләр булмас...
Амазонканың тропик урманнарында озакка сузылган корылык сәбәпле, һава торышы үзгәреп, су температурасы кискен күтәрелгән. Бу сулыкларда күпләп дельфиннар һәлак булган.
Йөздән артык дельфинның һәлак булуы турында Associated Press (АР) агентлыгы язып чыкты. Бу котычкыч зур бәла.
Экспертлар, көннәр эссе тору сәбәпле, тагын әллә күпме җәнлек үлүе ихтимал, дип белдерә.
Тефе күлендә су температурасы +38 градустан узган. Күл буенда кичә тагын ике дельфин гәүдәсен тапканнар. Бу күлдә җәмгысе 1,4 меңгә якын елга дельфины яшәгән. Амазонка делфиннары (урындагы халык аларны боту дип атый) төсе белән аерылып тора һәм алар төче суда яши. Бу төр дельфиннар югалып баручы хайваннар исәбендә. Урындагы киңкүләм матбугат чыганаклары температура үзгәрү сәбәпле, меңләгән балык үлүе турында да яза.
«Бер атна агышында без якынча 120 дельфинны югалттык. Ул популяциянең 5% -10 процентын тәшкил итә», — дип белдергән Мамирауа институты белгече Мириам Мармонтель.
Бразилия хөкүмәте каршынеда эшләп килүче биотөрлелекне саклау институты белгечләре су хайванарының күпләп үлү очракларының сәбәпләрен ачыклау өчен шул урынга юлланган.
Глобаль җылыну галәмәте сәбәпләреме бу? Дөнья туктаусыз үзгәрешләре белән куркыта да түгелме?
Фото: sportishka.com, bangkokbook.ru