

Ульяновскиның 64нче санлы мәктәбендә дәрес вакытында кинәт янгын сигнализациясе эшли башлагач, бер укучы коридор буйлап: “Теракт! Теракт!” – дип кычкырып йөгерә башлый. Куркышкан балалар кабинетлардан йөгереп чыга. Бишенче сыйныф укучылары кабинеттан чыкканда көчле этеш-төртеш башлана. Өч укучы, ишектән чыгып өлгермәскә куркып микән, икенче кат тәрәзәсеннән сикерә.
11 яшьлек Янаның уң аягы сынган. 14 яшьлек Камалджонның үкчәсе сынган, Федор исемле укучының аягы бәрелгән. Медиклар аларга ярдәм күрсәткән.
Янгын сигнализациясе ут сүнү сәбәпле эшли башлаган, бернинди янгын хәвефе булмаган.
Кызганыч, бу вакыйга терроризмның никадәр куркыныч күренеш икәнен күрсәтә. Берәүләр, янгын хәвефе белән терактны бутап, коткы тараткан, икенчеләре, имгәнүләрен дә уйламыйча, биектән сикергән. Әле ярый икенче генә кат булган. Хәер, шок хәлендәге балаларны өченче каттан да сикермәс иде дип кем әйтә ала...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.