

Археологлар Мисырдагы каберлекләрне казыган вакытта 5 мең ел элек ясалган шәраб белән йөзләгән чүлмәкләрне тапканнар.
Табылдык турында Туризм министрлыгы хәбәр итә. Мисыр-Германия-Австрия археология миссиясе Борынгы Мисыр патшабикәсе Мернейтның Абидос шәһәрендәге каберлегендә эшләр алып барган, ул якынча безнең эрага кадәр 2950 елда идарә иткән һәм үз чорының иң дәрәҗәле хатын-кызы булган. Казулар вакытында белгечләр берничә җирләү әйберләре тапканнар, алар арасында йөзләгән зур шәраб чүлмәкләре бар, кайбер савытлар ябылган булган, аларда эчемлек сакланган. Шәрабның яше биш мең елга якын дип бәяләнә.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.