Дөньяда ниләр бар?
2 октябрь 2023, 17:10

Өч миллион кеше арасыннан эзләп тапкан

Үҗәт һәм максатчан кешеләр бар шул. 

Барнаулда яшәүче ир  ике ел эчендә өч миллион ветеран арасыннан үләндә табылган "Хәрби казанышлары өчен" медаленең иясен ачыклый.

Михаил Глазырин кич өенә кайтып барганда үләндә ялтырап яткан предметка тап була. Пычрагын сөрткәч, ул кулында "Хәрби казанышлары өчен" медале икәнен аңлый. Медальнең икенче ягында аның шәхси номеры язылган булган. Арытаба бар да детективтагыча була. Шундый медаль белән бүләкләнгән өч миллион ветеран исәпләнгән базадан ул  үзаллы хәрби бүләк иясен эзли. Нәтиҗәдә ведомстволарга җибәргән запрослар аша Михаил медальнең Белоруссиядә яшәүче ветеранныкы икәнен ачыклый. Әмма медальне ветеранның туганнарына тапшырырга 15 минут кала аның шәхси номерының бер  саны  махсус үзгәртелгән (перебита)  булуы ачыклана.

Шулай да Михаил күңелен төшерми. Ул криминалистларга мөрәҗәгать итә. Криминалистларга  номерны тергезә. Медальнең Иван Смирновныкы булуын билгелиләр, ул 2-нче Белоруссия фронтының 1-нче гвардия мотоукчылар бригадасының 1-нче гвардия укчылар полкы бүлекчәсе командиры булган.  

Ветеран озын сугыш юлын үтә: Белоруссияне һәм Украинаны азат итә, Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Архив белешмәсендә Иван Смирновның Омск өлкәсендәге адресы күрсәтелгән. Аның буенча беркемне дә таба алмаганнар. Аптырагач, социаль челтәрләрдә пост урнаштыралар, берничә көннән ветеранның оныгы җавап элемтәгә чыга. Апасы белән бергә ул Омскидан Барнаулга картәтисенең бүләген алырга килә.

Ахырда ачыклануынча,  медаль 1943 елда яу кырында ук югалган. Иван Смирнов авыр яралана һәм контузия ала. Госпитальдә һушына килгәч, киемнәре һәм медале дә булган букчасын тапмый. Ветеран күп медальләр белән бүләкләнә әмма монысы аның күңеленә аеруча якын булган. Сугыштан соң ул  хәрби комиссариатка аны табу үтенече белән хатлар да яза. Һәм менә 80 елдан соң ул геройның оныкларына кайта. Ә менә медальнең Барнаул урамнарында ничек пәйда булуы һаман да табышмак булып кала... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы.

Читайте нас