

Әрмәнстанда оппозиция премьер-министр Никол Пашинянның отставкасын таләп итә. Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Ереванга эш сәфәре кылганда төрле яклап үлчәнгән карарлар кабул итү мөһимлеген билгеләде. "Көнбатыш Украина тирәсендәге хәл-вакыйгаларны Русияне Көньяк Кавказдан кысрыклап чыгару, Русия-Әрмәнстан элемтәсен җимерү өчен файдаланырга тели. АКШ һәм Евросоюз, махсус хезмәтләр һәм хокук саклау структураларын, оборона, суд системасын да кертеп, төп өлкәләрне реформалауда үз "рецептларын" тәкъдим итә. Эшләрнең мондый торышы безнең союздашлыкны җимерә. Америкалылар һәрвакытта үз мәнфәгатьләрен генә эзли, Әрмәнстан һәм әрмәннәрдә аларның эше юк",-диде Колокольцев.
Фото:stranabolgariya.ru