Дөньяда ниләр бар?
29 Сентября 2023, 06:18

Польша белән Украина ачуланышты

Конфликт Украинага корал озатуда ничек чагылыр?

Польша белән Украина ачуланыштыПольша белән Украина ачуланышты
Польша белән Украина ачуланышты
Бу көннәрдә Польша белән Украина ашлык аркасында ачуланышты. Конфликт Украинага корал озатуда ничек чагылыр? 
Польшаның Украина авыл хуҗалыгы импортына вакыты чикләнмәгән тыю кертүе мөнәсәбәтләре катлаулануының сәбәбе. Әлбәттә, Варшаваның бу адымы Киевка ошамады. Украина властьлары ашлыкны чикләүгә карата Бөтендөнья сәүдә оешмасына Варшавага карата дәгъвасын белдерде. Польша Киевның канәгатьсезлеген тәнкыйтьләп чыкты һәм Украина кораллы көчләренә хәрби ярдәм күрсәтүен туктатты. Ә бит Русия махсус операция башлаган көннән алып Польша Украинаның Европадагы төп союздашы иде. Президент Анджей Дуда якын киләчәктә Польша белән Украина арасында чикләр булмаячак, ә ике ил халкы бу җирдә үзара дус-тату яшичәк дип белдерә килде.  "Русия агрессиясен кире кагуда Украинага кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез",- дип Дуда кат-кат белдерде.  Поляклар корал озатудан тыш, украин качакларына ярдәм итте, Украинаны НАТОга кушу яклы чыгыш ясады.
Ике ил арасы суынуының төп сәбәбе нидә соң? 2022 елның октябрендә Русия Украинага диңгез юлы аша ашлык озатырга ярдәм итүче ашлык килешүендә катнашудан туктады. Соңрак Кара диңгез инициативасы озайтылуга карамастан, Украина ашлык экспортлауның альтернатив юлларын, шул исәптә коры юл буенча да, эзли башлады.  2023 елның апрелендә Украина продукциясе Европаның берничә иленә, шул исәптә, Польшага да барып тулган. Илдә украин ашлыгының күбәюе бәяләр төшүенә китергән, нәтиҗәдә, җирле фермерлар финанс проблемалары белән очрашкан.
15 апрельдә Варшава Украина ашлыгын, шулай ук дистәләрчә туклану продуктлары төрләрен, импортын туктатты. Моның милли фермерларны яклау чикләрендә эшләнүен һәм Украина белән мөнәсәбәтләрдә чагылмаячагы билгеләнде.
Еврокомиссия 2 майдан 5 июньгә кадәр башта Польшага, аннары Словакия, Венгрия, Румыния һәм Болгариягә украин бодаен, кукурузын, көнбагышын һәм рапсын импортлауны тыйды. Әмма Көнчыгыш Европаның бу илләре территорияләре аша бу товарлар транзитын чикләмәделәр. Украина аграр сәясәте һәм азык-төлек министры Николай Сольский ашлыкны бу илләргә озатуны тыюны бетерергә чакырды, чөнки аны озайтканда Украина аграрийлары миллиардларча доллар зыян күрәчәк, Русия моннан отачак диде.
5 июньдә ЕС блокның берничә иленә Украина ашлыгын кертүне 2023 елның 15 сентябренә кадәр озайтты. Польша премьер-министры Матеуш Моравецкий, чикләү вакыты үткәннән соң да, Варшаваның Украина ашлыгы өчен базарын ачмаячагын белдерде .
Киевның Бөтендөнья сәүдә оешмасына мөрәҗәгатеннән соң Польша президенты Анджей Дуда: "Украинаның хәле авыр булуга карамастан, Варшава  үз мәнфәгатеннән чыгып хәл итәчәк. Суга батучы чамадан тыш куркыныч, чөнки ул сине үзе белән алып китә ала. Ул коткаручыны батырырга мөмкин",- дип белдерде.
Фото:tvc.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас