Дөньяда ниләр бар?
29 сентябрь 2023, 08:20

Ишембай кешесе ипи белән бергә вак суалчан ашый язган

Бу хәбәрне укыганда төшке аш ашап утырмагансыздыр бит...

БР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән.БР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән.
Фото:БР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән.

Социаль челтәрләрдә Ишембайда яшәүче кеше икмәк телемендә ак төстәге вак суалчан фотосын урнаштырган. Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, бу күңелсез вакыйга,  әмма  ул хәл ителә. 
"Сатып алучыга сатучыга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, еш кына кибет акчаны кире кайтара. Һәм параллель рәвештә безгә Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризада ризык  сатып алынган кибетнең адресын, аның бәясен, сатып алу датасын һәм вакытын, ят әйберне табу шартларын күрсәтергә кирәк. Мөмкинлек булганда Ффото яки видео да куярга”, – дип аңлаттылар ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас