

Ул елның традицион төп вакыйгаларының берсеннән санала. Бу юлы хәрби хәрәкәтләр башланган вакыттан алып беренче тапкыр Украина президенты Владимир Зеленский катнашты. Әмма Украина конфликты БМО көн тәртибендәге бердәнбер тема гына булмаган: 78 нче сессиянең беренче эш көнендә Таулы Карабахта хәл-вакыйгаларның киеренке төс алуы тикшерелгән. Шулай ук климат үзгәрүе, БМОның үзенең проблемалары турында да фикерләр яңгыратылган.
Генассамблеянең беренче эш көнендә беренче булып АКШ президенты Джо Байден чыгыш ясаган. Аңардан соң трибунага Владимир Зеленский күтәрелгән. Аңлашылуынча, Зеленский үзенең 15 минутлык чыгышын конфликтның дәвам итүенә, Русия эш-гамәлләрен тәнкыйтьләүгә кайтып калаган. Ул конфликт Украинага гына түгел, "кагыйдәләргә нигезләнгән халыкара дөнья тәртибенә дә каршы корылган" дигән.
АКШ президенты Джо Байден тарихта дөнья лидерларыннан тәвәккәл карарлар таләп иткән, шул исәптә, Берләшкән Милләтләр Оешмасын реформалау юлында да, кискен үзгәрешләр чоры җитүен, шулай ук климат үзгәреше, ясалма технологияләр өлкәсен көйләү мәсьәләләрен күтәргән. Чыгышының ахырында гына Украина мәсьәләсенә тукталган. Ул АКШның конфликтның дипломатик юл белән чишелүе яклы булуын, әмма хәрби хәрәкәтләргә Русия генә чик куя алуын билгеләгән. "Кушма Штатлар союздашлары һәм партнерлары белән үзенең суверенитетын, территориаль бөтенлеген һәм азатлыгын яклаучы Украинаның каһарман халкына ярдәм итәчәк",- дигән АКШ лидеры.
Әйткәндәй, ел саен үтүче әлеге чарага БМОга нигез салган биш илнең бер вәкиле генә килгән. Франция президенты Эммануэль Макрон король Карл III Франциягә рәсми сәфәре мәшкәтьләрен, Бөек Британия премьер -министры Риши Сунак эшләре тыгыз булуын сәбәп итеп килми калганнар. Шулай Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Кытай лидеры Си Цзиньпин да килмәгән. Германия канцлеры Олаф Шольц кына килгән.
БМОның тыңлаучылар залы иртәле-кичле чыгышларда ярымбуш булган. Мәсәлән, кичке 21.00 сәгатьтә Германия канцлеры Шольцка буш кәнәфиләргә карап чыгыш ясарга туры килгән.
БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш чыгышында нейтральлек сакларга тырышкан. Мәсәлән, кем ягына икәнлеген төбәп кенә әйтмичә, тыныч тормышта яшәүчеләргә һәм критик инфраструктураларга һөҗүм итүләрне туктатырга чакырган. Ә шулай да белдерүләре ныграк Русиягә каршы төстә булган.
Гуттериштан соң Украина президенты Зеленский сүз алган. РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров аның чыгышын тыңламаган. Ул 62 чыгыш ясаучының 12нчесе булган һәм ул чыгышы алдыннан гына залга кергән, Зеленский исә чыгып киткән. Шулай итеп, бер-берсенең чыгышын тыңламаганнар.
Русия чит ил эшләре министры көнбатыш илләрен Украинаның эчке эшләренә кысылуда һәм 2014 кризисын китереп чыгаруда гаепләгән. Минск килешүләре буенча сөйләшүләр барышында Франция һәм Германия лидерларының әйткән сүзләре буш куык булып чыгуын искә төшергән. Минск килешүләренең гамәлгә ашырылуын өзгән Көнбатыш Украинаның таркалуына һәм анда гражданнар сугышы чыгуына турыдан-туры җаваплылар дигән. Сергей Лавров шулай ук Русиянең тынычлык яклы сөйләшүләргә әзер булуын, ләкин Украинаның тынычлык яклы түгеллеген әйткән. Арытаба ул АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкенга мөрәҗәгать итеп, президент Зеленскийның Путин хөкүмәте белән сөйләшүләр алып баруны тыю турындагы декретка кул куюын искә төшергән.
Сергей Лавров 30дан артык күпъяклы һәм ике яклы очрашулар үткәргән. Алар: Азия, Африка, Латин Америкасы, Якын Көнчыгыш илләре делегатлары. Евросоюз илләре арасында бары тик Венгрия чит ил эшләре министры Петер Сийярот белән очрашкан.
Аналитиклар бәяләвенчә, БМО моңа кадәр зур сугышны кире кагу буенча үзенең бурычын шактый уңышлы башкарды. Хәзер исә бу аның көченнән килми башлады: бүген кешелек дөньясы тагын коточкыч вакыйгаларга якынлаша бара - БМО трибунасыннан чыгыш ясаучылардан тыш, абруйлы галимнәр дә, кешелекнең үзен-үзе юкка чыгаруы ихтималлыгы хакында тәкърарлый.
Нью-Йоркта һәр икенче чыгыш ясаучы халыкара оешманың җитди кризис кичерүенә басым ясаган. Ә БМО реформасы исә көрчеккә терәлгән. БМОга нигез салган 5 илнең берсенең генә лидеры килгән, ә үзләренең проблемаларына игътибар юнәлтергә теләгән 140 дәүләт делегатына буш урындыклар каршында чыгыш ясарга туры килгән. Бер елдан соң, 22-23 сентябрьдә БМО "Киләчәк саммиты"н үткәрергә җыенган. Оешманың үзен нинди киләчәк көтә - бу сорауга әлегә җавап юк.