Дөньяда ниләр бар?
26 сентябрь 2023, 03:18

Баласын "Авито"га сатуга куйган

"Макарушка" сатыла!"

Баласын "Авито"га сатуга куйганБаласын "Авито"га сатуга куйган
Баласын "Авито"га сатуга куйган

Новосибирскида яшәүче Виктория исемле хатын" Авито" сайтына 8-9 айлык улын сатуга куйган.

«Макарушка» тәкъдим ителә. Таганда атынырга бик тә ярата", - дип язган ул игъланында. Баланың фотосы да бар. Сабый пөхтә һәм матур киемдә, карап торуга сау-сәламәт күренә. Игъланны ул йорт хайваннарын сату бүлегендә урнаштырган. Хакы күрсәтелмәгән. 

Хатын шулай шаяргандырмы, юкмы, хәзер моны прокуратура ачыклый инде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас