

ЕГР ЗАГС порталында булачак ата-аналарга балаларына исем сайларга булышучы яңа интерактив сервис булдырганнар. Исем сайлау ЗАГС реестрында 2018 елның 1 октябреннән алып туулары теркәлгән биш мең уникаль балалар исемнәре нигезендә формалаштырылган.
Сервис ата-аналарга исемнәрне төрле критерийлар ярдәмендә сайларга мөмкинлек бирә. Исемнәр арасыннан популярын да, сирәк очрый торганын да сайларга мөмкин, исемнең беренче хәрефе буенча да, исемнең озынлыгы яисә кыскалыгы буенча да, дини һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып та. Исем вариантын очраклы рәвештә да сайларга була.
ЕГР ЗАГС порталында шулай ук 1926 елдан алып туган балалар исемнәренең тулы исемлеге дә бар. Исемнәр соңгы 100 ел эчендә иң киң таралганнардан алып иң сирәк очрый торганнарга кадәр тәртиптә урнаштырылган. Исемлекнең шул рәвешле сортларга бүленешен үзгәртеп тә була, ә иң ошаганнарын арытаба pdf-файлда саклап куяр өчен “избранное”га өстәргә була.
Шәхсән минем үземә бу ничектер сәер тоела. Ничек инде, бала туа, ди, ә әтисе белән әнисе аңа исем таба алмый?
Чыганак: bashinform.ru