

Медицина көннән-көн алга бара. АКШ табиблары генлы-модификацияләнгән дуңгызның йөрәген хәрби-диңгез флоты ветеранына күчереп утыртканнар. Берничә сәгатьтән соң ир приборларсыз сулыш ала башлаган, якыннары белән шаярып сөйләшеп тә утырырга көч тапкан.
Табиблар әйтүенчә, элек ул кеше инфаркт кичергән булган һәм эчке әгъзаларында кан китү сәбәпле, кеше йөрәге аңа туры килми икән. Ә дуңгызның трансплантацияләнгән әгъзасы җайлы гына кереп урнашып, көйле генә эшли башлаган.
Ә дуңгыз йөрәген күчереп утыртуның беренче очрагында пациент 2 айдан соң үлгән иде. Бу хәл былтыр булды. Аның турында монда басып укый аласыз.