

Подмосковьеда яшәүче пенсионер хатыныннан фахишәләргә баруын яшерер өчен шантажчыларга 1,5 миллион сум акчасын күчергән.
Реутово шәһәрендә яшәүче 63 яшьлек ир бер атна элек Люблинода урнашкан интим-салонга барган. Төнге күбәләкләр янына баруына бер сөенсә, ирнең икенче сөенече – бу хакта хатынының белмәве. Тик ирнең бу яхшы уйланылган планын мәкерле бордель хезмәткәрләре бозган.
Кичә дәртле пенсионерга җитди тавышлы бер ир шалтыраткан да, аны коточкыч хәлгә калдырган: имеш, ул 1,5 миллион сум акча түләмәсә, аның сулга йөрүе хакында хатыны, балалары һәм барлык туганнары беләчәк.
Пенсионер фаш ителермен дип нык курыккан булса кирәк, 1,5 миллион сум акча “һә” дигәнче шантажчы исәбенә очкан. Шулай да дәрте сүрелә төшкән пенсионер полициягә йөгергән. Хатыны сизеп калганчы, ул притонның туймас хезмәткәрләреннән акчаларын кайтарттыруны таләп итә.
Полицейскийлар тикшерү оештырган, җинаять эше әлегә кузгатылмаган.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.