Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 сентябрь 2023, 20:25

Өйрәнүен-өйрәнәләр дә соң...

АКШта гына әзерлек барышында 15 батальон оештырылган.

Өйрәнүен-өйрәнәләр дә соң...
Өйрәнүен-өйрәнәләр дә соң...

Пентагон вәкиле майор Чарли Дитц, Русия махсус операция башлаган вакыттан алып, 84 мең украин хәрбиенең дөньяның 30дан артык илендә хәрби өйрәнүләр үтүе хакында белдергән.

Әйтүенчә, АКШта гына әзерлек барышында 15 батальон оештырылган. Хәзер алар чит ил хәрби машиналарын, бронетранспортларын һәм механикалаштырылган пехотаның транспорт чараларын йөртә белә. Моннан тыш, Украина Кораллы көчләре сугышчылары танкларны поездга төяргә, шулай ук су баскан траншеялар аша чыгарга өйрәнгәннәр.

            Өйрәнүен-өйрәнәләр, әмма фронтта ниндидер үзгәрешләргә ирешә алганнары юк әле. “Украиннар яхшы маневрлар беләләр, ләкин без теләгәнчә актив түгелләр”,—дигән Дитц.

Фото:oko-planet.su

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: