Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 сентябрь 2023, 20:39

Таулы Карабахта янә киеренкелек

19 сентябрь иртәсендә Әзербайҗан оборона министрлыгы танылмаган Таулы Карабах республикасында “террорга каршы локаль чаралар”га каршы төбәктә хәрби операция башлавын игълан итте.

Таулы Карабахта янә киеренкелек
Таулы Карабахта янә киеренкелек

Сентябрь башында Әрмәнстан белән НАТО арасында хәрби күнекмәләр барганда, Таулы Карабахта президент сайлаганда, шулай ук Әрмәнстан белән Әзербайҗан чикләренә гаскәрләр урнаштыру хакындагы хәбәрләр яңгыраганда  Әзербайҗан белән Әрмәнстан мөнәсәбәтләре янә кискенләшеп китте.

19 сентябрь иртәсендә Әзербайҗан оборона министрлыгы танылмаган Таулы Карабах республикасында “террорга каршы локаль чаралар”га каршы төбәктә хәрби операция башлавын игълан итте. Әрмәнстан оборона министрлыгы Әзербайҗан рәсми хәбәрләрендә һәм киңкүләм басмаларында Таулы Карабахта Әрмәнстанның кораллы көчләре урнашкан дигән ялган раслаулар тараталар дип белдерде. Әрмәнстан Әзербайҗанның Таулы Карабахта башлаган операциясен Таулы Карабах халкына каршы чираттагы киңкүләмле агрессия, этник тазарту сәясәтен тәмамларга тырышу дип атады. Әрмән хәрби объектларын юк итәбез дигән сылтау белән Карабахның торак пунктларын, Степанакерт шәһәрен, башка калалар һәм авылларны Әзербайҗан утка тотты дип белдерде.

Ереванны исә премьер-министр Никол Пашинянга каршы киңкүләмле протест акцияләре ялмап алды. Әрмәнстан халкы Пашинян сәясәте аркасында төбәктә чираттагы тапкыр киеренкелек туды дип саный. Акциядә катнашучылар Пашинянны “сатлыкҗан” дип атады һәм аның отставкага китүен таләп итте. Алар аның сәясәте аркасында Әзербайҗан Таулы Карабахта хәрби хәрәкәтләр башлады дип Пашинянны гаепләде. Протест белдерүчеләр шулай ук Әрмәнстанның Таулы Карабах Республикасы бәйсезлеген тануына да ирешергә теләде. Әрмәннәр Таулы Карабахны үзләренең борынгы территориясе итеп саный.

Беренче Карабах сугышы тәмамлануы турындагы 1994 елда Бишкәктә кул куелган протоколга ярашлы, Әрмәнстан танылмаган республиканың хәвефсезлек гаранты булып саналды.

Таулы Карабах капитуляциясе — көтелгән нәтиҗә. Чөнки Әрмәнстан Таулы Карабах республикасын танымады. 2020 елның октябрендә Прагада премьер-министр Никол Пашинян Әзербайҗанның Советлар Союзы чорындагы административ чикләрен таныды. Май аенда Пашинян, әрмән халкының хәвефсезлеге тәэмин ителгән очракта, Таулы Карабахны Әзербайҗанның бер өлеше итеп танырга әзер булуын белдергән иде.

 Русия президенты Владимир Путин Әрмәнстан асылда Таулы Карабах өстеннән Әзербайҗан суверенитетын таныды дип белдерде.Ул Карабахның территориаль статусын Прагада кул куелган белдерүдә теркәлүен искә төшерде.

            Шулай итеп, Пашинян карабахлыларны яклаудан баш тартты һәм Карабах әрмәннәре хәвефсезлеген Русия тынычлык саклаучылары иңенә салды. Баку Карабахта яшәүче әрмәннәргә ике вариант тәкъдим итте: Әзербайҗан гражданлыгын кабул итәргә яисә башка яшәү урыны эзләргә. Карабах әрмәннәре яшәгән йортларын ташлап чыгып китә башлады.

 Төбәктә хәл-вакыйгалар киеренке төс алуына карамастан, Русия тынычлык саклаучылары Таулы Карабахта үз бурычларын үти. Алар күченүче әрмәннәрне эвакуацияли һәм 2 меңнән артык кешегә төбәктән чыгарга ярдәм итте дә инде.

Фото:rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: