Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 сентябрь 2023, 20:14

НАТО корал шалтыратудан туктамый

НАТО салкын сугыш чорыннан алып беренче тапкыр 2024 елның язында “Чыдам яклаучы” дип аталган иң зур күләмле хәрби күнекмәләр үткәрергә җыенган.

НАТО корал шалтыратудан туктамый
НАТО корал шалтыратудан туктамый

Күнекмәләр Германия, Польша һәм Балтыйк буе илләрендә булачак. Аларда 500дән алып 700гә кадәр хәрби очышлар үтәчәк. Шулай ук 50дән артык кораб һәм 41 мең солдат җәлеп ителәчәк.

            НАТО игълан иткән әлеге хәрби күнекмәләргә карата Русия үзенең карашын белдереп, аларны провокация һәм көч күрсәтү, шулай ук Русиягә каршы сугышка әзерләнү дип атады. “Бу көч күрсәтү, Русиягә хәрби-сәяси басым ясарга тырышу һәм аның сценарие шулай итеп әзерләнгән ки, аның Русия белән хәрби бәрелешкә әзерләнү өлешләре булуына һичнинди шик калдырмый”,—дип белдерде Русия чит ил эшләре министры  урынбасары Александр Грушко. Аның фикеренчә, НАТОның ниятләре Русиянең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш чикләрен ныгыту мөһимлегенә басым ясый.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: