Грециядә сарыклар, теплицага кереп, каннабис плантациясен ашаганнар.
Яртылаш су баскан Салоник тигезлегендә көтелгән сарыклар көтүе, үлән эзләп, медицина каннабисы (киндераш) үстерүче фермерның теплицасын талап чыккан. Таралган көтүне җыйган көтүче соңрак сарыкларның үз-үзләренең сәер тотышыннан аларның шактый киндераш ашап өлгерүләрен аңлаган.
Фермер соңрак терлекләрнең 100 килограммга якын уңышны юкка чыгаруларын сөйләгән. Моңа кадәр ул журналистларга уңышның бер өлешен “Даниэль” давылы юкка чыгаруына зарланган. “Көлергәме әллә еларгамы икән, белмим дә”, – дигән ул бу хәлгә карата.
Сарык көтүенең теплицага бәреп керүе үлән җитешмәүгә бәйледер, диләр. Күптән түгел котырган җимергеч шторм һәм су басудан соң Грециядә, аеруча Салоники тигезлегендәге күп көтүлекләр су астында калган. Нәтиҗәдә терлекләр азыксыз калган, чәчүлекләрнең һәм уңышның бер өлеше дә юкка чыккан.
Чыганак: lenta.ru