

Быел апрельдә башкаланың Революцион урамында урнашкан 14 санлы йортта яшәүчеләр һава торышын җайлау узелын (Узел погодного регулирования (УПР) – это комплекс оборудования позволяющего управлять температурой теплоносителя в системе отопления в зависимости от температуры окружающей среды) ремонтлау турында карар кабул иткән. Ремонтның подрядчигы итеп “ЮГ” оешмасын сайлаганнар, “Лениниский” идарәче компаниясе хезмәтләндерүче оешма буларак сайланган. Бу хакта республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Эшләрне башкарганнан соң йортта яшәүчеләр башта – бер тапкыр түләнә торган түләү кертергә, ә соңыннан ай саен хезмәтләндергән өчен түләргә тиеш булган. Әмма ремонтны ясамаганнар, ләкин йортта яшәүчеләрне аның өчен түләргә мәҗбүр иткәннәр. Моны күзәтчелек ведомствосы ачыклаган. Шуңа бәйле рәвештә идарәче компаниягә кисәтү чыгарганнар, ә йортта яшәүчеләргә яңадан исәп-хисап ясаячаклар.
Чыганак: bashinform.ru