

Башкортстанда яшәүче бик бәхетле бер кеше, бер санын да туры китереп язмыйча, дәүләт лотереясендә 4 миллион сумга якын акча откан.
“Столото”ның матбугат хезмәтендә әйтүләре буенча, 17 сентябрьдә “Забава от Русского лото” лотереясендә суперприз — 3 794 470 сум акча уйнатылган. Һәм бу байлык Башкортстан кешесенең өлешенә төшкән.
Уен мәйданында 1-24 саннары аралыгында 12 сан язарга кирәк булган. Шарт буенча, супер приз кемнең барлык саннарны да туры килә яки бер саны да дөрес булмаган кешегә бирелә. Безнең якташ бер санын да дөрес язмаган — һәм 4 миллионга якын акча откан. Менә бит, керәсе акчаларың булса, 50 сумга билет алып, күз ачып йомган арада никадәр суммага ия булырга мөмкин. Игелеге булсын инде.