Дөньяда ниләр бар?
18 Сентября 2023, 08:33

Урманга баргач, аю белән фотога төшкән (ВИДЕО)

Алай ук котыртырга кирәкме икән кыргый җәнлекләрне?

title

15 сентябрь  иртәсендә Әбҗәлил районы Аскар авылында яшәүче ир урманга гөмбә җыярга киткән.  Хәмит авылына таба түбән төшкән урында аңа аю  очраган. Ир кыска гына видео төшергән.

“Ярый әле машинам якында гына иде. Яссы табанлыны машина тавышы белән куркыттык”, – дип язган социаль челтәрләрдә гөмбәче. Урман хуҗасы белән очрашуының истәлеге итеп ир селфи төшергән.

Ай-һай, шулай ук кирәк булдымы икән? Кыргый җәнлекне котыртып...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас