Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 сентябрь , 15:03

Эшкуар берьюлы җиде хатынга өйләнгән

Әстагъфирулла!

thesun.co.uk
Фото:thesun.co.uk

Угандада яшәүче 43 яшьлек эшкуар, берьюлы җиде кәләш белән туй уйнап, җирле халык игътибарын җәлеп иткән.

Накифума районында яшәүче Хәбиб Нсиконнене 10 сентябрьдә өйләнгән. Никахлашу тантанасы алдыннан ир сөйгәннәрен матурлык салонына озаткан. Соңыннан кунаклар һәм кияү белән кәләшләр 40 машина һәм 30 мотоциклда никахлашу тантанасына килгәннәр. Ике Аиша, Рәшидә, Фатума, Шәнифә, Мәрьям, Зәйнә һәм Хәбиб никах антлары белән алмашкач,  барысы бергә тантаналы рәвештә урамнардан узган.

Кияү күпхатынлылык традицияләре хөкем сөргән гаиләдә туган. Хәбиб сөйләвенчә, аның картәтисенең 6 хатыны булган, алар барысы бер йортта дус-тату яшәгән. Әтисенең дүрт хатыны булган. Әйткәндәй, Хәбиб күпхатынлылык турындагы кагыйдәне бозган. Кагыйдәгә ярашлы, мөселман булган ир-атка берьюлы дүрттән дә артыграк  хатын-кыз белән никахка керү тыела. Хәбиб сүзләренчә, аның карары һәр сөйгәне белән ныклы мөнәсәбәтләргә нигезләнеп кылынган. Әмма Хәбибкә җиде хаты гына аз икән, ир  яңа кәләшләр эзләүне туктатмаячагын белдергән. “Гаиләмдә яңа хатыннар барлыкка килергә мөмкин”, – дигән ул.

Хәбибнең туе хакында белеп калган җирле халыкның һушы киткән, Накифума өчен бу тарихи вакыйга, дигәннәр алар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в