

Владимир Жириновский үлсә дә, әлегә кадәр аның чыгышлары популяр булып кала. Аны алдан күрә белгән, «Нострадамус» дип тә атыйлар.
Хәзер Жириновскийның чираттагы фаразы таралды. Ул 19 сентябрьне көтәргә тәкъдим итә.
«19 сентябрьне көтегез. Бөтен нәрсә 2024 елның мартына кадәр тыначак, аннары тагын башланачак. Президент сайлавы булганда», – дигән Жириновский үләр алдыннан.
Жириновскийның бу фаразларының асылын нигездә төрлечә аңлаталар.
Ул алдан күрә белгән, дип уйлаучылар бар. Кайберәүләр исә, ул теләсә ни сөйләп йөргән, шуңа да, очраклылык принципы буенча, кайберләре чынга аша, диләр. Ә тагын бер төркем кешеләр ис, ул югары даирәдә булган серләрне белгән, шуларның кайберләрен әйткән, ди. «Бөтен кеше аны «дурачок» дип кабул иткән, шуңа да аның ул серләрне сөйләнеп йөрүен кичергәннәр. Ә чынлыкта ул – югары даирәдәге затларның берсе», – дип фикерләүчеләр бар.
19 сентябрьгә күп калмады бит инде. Ә сез ничек, ышанасызмы Жириновский фаразларына?
Чыганак: "Интертат".