Дөньяда ниләр бар?
15 сентябрь 2023, 14:20

Берьюлы дистәләгән укытучы мәктәптән эштән киткән

Бүгенге көндә мәктәпкә эшкә  урнашырга ашкынып тормыйлар шул...

stylishbag.rustylishbag.ru
Фото:stylishbag.ru

Екатеринбург шәһәренең 22 санлы мәктәбеннән җәй дәвамында 20 педагог эштән киткән, дип зарланганнар  укучыларның ата-аналары.

Ата-аналар сүзләренчә, мәктәптән берьюлы шулкадәр  укытучы киткәнгә күрә, күп сыйныфларда укучылар өчен мөһим предметлар расписаниедән юкка чыккан.  

Минем 9 сыйныфка күчкән кызым шушы мәктәптә укый. Ә менә алтынчы сыйныфка күчкән икенче кызымны, җәен укытучылар белән килеп туган хәлне белгәч, мин икенче мәктәпкә күчердем. Мисал өчен, әле 22 санлы мәктәптә алтынчы сыйныфларда биология дә, география дә, информатика белән музыка да юк, – ди хатын.  

Бу ана тугызынчы сыйныфта укучы балалар белән бәйле хәлгә борчыла, чөнки аларның төп дәүләт имтиханын тапшырасы бар. Әмма мәктәптә аның кызын биология һәм рус теле буенча  төп сынауга әзерләрлек педагоглар юк.

Шушы ук мәктәптә белем алган  җиденче сыйныф укучысы әтисе сүзләренчә, ел башыннан аның кызына нибары бер тапкыр рәсем дәресе кергән, әмма биологиядән әле бер дәрес тә булмаган. Ә менә расписаниедә физкультура һәм физика дәресләре чамадан тыш күп икән.

Соңрак билгеле булуынча, педагоглар пенсиягә чыгу  сәбәпле һәм үз теләкләре буенча киткән. Бу хакта Свердловск өлкәсенең Мәгълүмати технологияләр департамента хәбәр итәләр.

Ведомство хәбәре буенча, мәктәптән китүчеләр арасында дүрт педагог пенсия яшендә булган, тагын алты укытучы үз теләге белән киткән.

Бүген департамент директоры Константин Шевченко укучыларның ата-аналары белән очрашкан. Ул калган нагрузка укытучылар арасында бүленәчәк, дигән. Яңа педагоглар эзләүгә дә бар көчебезне салабыз, дип өстәгән чиновник.

Башка матбугат чараларында  барлыгы 12 кеше укытучы эштән киткән, дип хәбәр ителә. Кыскасы, кемдер 20, кемдер 10, кемдер 12 укытучы эштән киткән дип яза. Ничек кенә булмасын, әмма балалар барлык предметлар буенча да белем ала алмый...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас