

Ут күршебез Татарстанның Кама балалар медицина үзәге «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә йөрәкләрне телгәли торган видео урнаштырган. Анда – ятим сабый.
«Без аны, үз әниең кайтыр дип, ышандыра алмыйбыз. Ләкин без аны сак кына тәрбияләдек, ашаттык, яраттык. Бар да яхшы булыр, дидек.
Без аңа, саклап кына, башлык кидердек, Чаллының «28 петель» клубы волонтерлары бәйләгән җылы җәймәгә төрдек.
Без бу сабыйның язмышы бәхетле булыр, дип ышанабыз. ӘНИСЕ килер, дип өметләнәбез. Нәкъ аныкы! Иң җылы куллы, иң матур елмаюлы һәм иң ярата торган йөрәкле», – диелә текстта.
Чыганак: vk.com/kdmc_chelny