Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2023, 16:04

Уфа буйлап шәрә ирләр йөргән

Абау!

Уфа буйлап шәрә ирләр йөргәнУфа буйлап шәрә ирләр йөргән
Уфа буйлап шәрә ирләр йөргән

Уфаның Дим бистәсендә бүген, 14 сентябрьдә, узгынчылар гамдәти булмаган күренешкә шаһит булган: “Орион” иҗат сарае белән янәшәдәге урам буйлап берничә яп-ялангач ир йөргән. Интернет-кулланучылар фикеренчә, алар нинди дә булса тренинг биремен үтәгән яисә  теләк башкару уенынада отылганнар. Күпләрне бу вакыйга көлдергән, әмма шәрә ирләрнең урам буйлап йөрүен негатив кабул итүчеләр дә булган, чөнки бу “тамаша”ны балалар күзәткән. Социаль челтәрләрдә бастырылган фотосурәттә дә штансыз ирләргә баланың исе китеп карап торуы күренә.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында бу хәлгә карата түбәндәгене әйткәннәр:

“11 санлы полиция бүлеге хезмәткәрләренең  интернет челтәрен мониторинглавы барышында ялангач ирләр сурәтләнгән фото ачыкланган. Бу очрак буенча  хәбәр теркәлде, полицейскийлар аларның шәхесләрен ачыклау чараларын күрә”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас