Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2023, 16:58

Русиягә Ким Чен Ын килде

Русия һәм КХДР лидерлары икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлек турында сөйләште.

Русиягә Ким Чен Ын килдеРусиягә Ким Чен Ын килде
Русиягә Ким Чен Ын килде

Русиягә Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын килде. Аның сәфәрен бөтен дөнья, үзебезчә әйткәндә, тын да алмый энә күзеннән үткәреп күзәтте. Дөньяның сәяси экспертлары Ким Чен Ынның Русия президенты Владимир Путин белән очрашуы сәбәпләрен белергә тырышып, төрле фаразлар корды.

            Ким Чен Ын 2019 елдан соң Владимир Путин белән беренче тапкыр очрашты. Очрашу Ерак Көнчыгышның “Көнчыгыш” космодромында үтте. Сөйләшүләр 6 сәгать барды. Башта лидерлар космодромны карап йөрде, аннары делегацияләр белән күзгә-күз карап сөйләшүләр барды. Шулай ук кунак хөрмәтенә тантаналы төшке аш оештырылды.

            Очрашу башында Русия президенты сөйләшүләр КХДРның 75 еллыгын билгеләү төсмерендә үтә дип билгеләде. Шулай ук ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуына да —75 ел. Мәскәү дөньяда иң беренче булып КХДРны мөстәкыйль дәүләт итеп таныды, 1950—1953нче елларда Пхеньянга Корея сугышында ярдәм күрсәткән. КХДР лидеры “азат итүдә һәм бәйсезлек яулауда” Советлар Союзының төп ролен һәм Мәскәү белән Пхеньянның тирән дуслык  тамырларын билгеләде.

Очрашу барышында Русия һәм КХДР лидерлары икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлек турында сөйләште. КХДР икътисады коронавирус пандемиясе вакытында җитди зыян күргән: чикләр ябылуы аркасында сәүдә эшләре бик начар барган. Ике ил арасындагы икътисади хезмәттәшлеккә халыкара санкцияләр ныклап аяк чала, шулай булуына карамастан Мәскәү Мәскәү Пхеньян белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген бирүче юлларны эзли.

            Сөйләшү йомгаклары буенча Путин Русия белән КХДРның транспорт логистикасы өлкәсендә бихисап кызыклы проектлары булуын белдерде. “Бик яхшы логистик өчпочмак ясап була: тимерюл, порт, аннары Кытайга автомобиль юлы. Биредә товар ташулар күләмен берничә тапкырга арттырып була”, —диде ул. Сөйләшүләрдә авыл хуҗалыгы буенча да хезмәттәшлек мәсьәләсе тикшерелгән. “Без бу илгә гуманитар ярдәм күрсәтәбез, ләкин гуманитар ярдәмнән тыш, тигез партнерлар булып эшләү мөмкинлеге бар. Перспективалар начар түгел”,—диде Владимир Путин.

            Ике ил лидеры шулай ук Корея ярымутравындагы, Европадагы хәл-вакыйгалар буенча фикер алышканнан соң стратегик, тактик хезмәттәшлекне арытаба ныгыту, төбәктә һәм бөтен дөньяда тынычлык гарантияләрен булдыру турында уртак фикергә килде.

 Русия Төньяк Кореяга космик программада да ярдәм күрсәтмәкче. Шуңа да очрашу “Восточный” космодромында үтте. КХДР лидеры ракета техникасына зур кызыксыну күрсәтә, алар космосны үстерергә тели, диде Путин. Русия КХДР космонавтын әзерләп космоска очырырга тәкъдим итте.

            Владимир Путин журналистларга КХДР белән хәрби-техник хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, бу өлкәдә чикләүләр булуын һәм Русиянең аларны саклавын белдерде. Әмма алай да без фикер алыша алырлык нәрсәләр бар әле һәм без фикер алышабыз да”, диде , ләкин Мәскәү белән Пхеньянның ни-нәрсәләр буенча фикер алышуларын тәгаен атап әйтмәде.

Төньяк Корея кунаклары хөрмәтенә булган банкетта Путин Русия белән КХДРның төбәктә тынычлык, тотрыклылык хакына эшләүләре, ике ил арасындагы дуслык, халыклар иминлеге һәм Төньяк Корея лидеры сәламәтлегенә тост әйтте. Ким җавап итеп Русиянең яңа җиңүләре, Путин сәламәтлеге өчен бокал күтәрде. “Русия армиясе һәм халкының гегемониягә дәгъва итүче явызлык өеренә җәза бирү өчен изге көрәштә бөек җиңүләргә ирешүенә ышанам”,- диде.

Фото:free.1tv.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас