

Атна башында Һиндстанда “Зур егермеле” саммиты үтте. Саммит үткән көнне 30 миллион кеше яшәгән Нью-Дели каласы урамнары бушап калган. Саклык чаралары җәһәтеннән һәм урамнарда бөкеләр тудырмас өчен.
Исеменнән аңлашылуынча, бу чарада дөньяның иң алдынгы икътисадлы 20 иле катнаша. Саммитта бары тик дөньякүләм икътисади мәсьәләләр тикшерелә, проблемалар ачыклана, аларны чишү юлларын бергәләп эзлиләр.
Быелгы саммит бик үзенчәлекле үткән. Беренчедән, быелгы “Зур егермеле”дә беренче тапкыр Кытай һәм Русия лидерлары катнашмады. Икенчедән, икътисади мәсьәләләрне чишүгә югәлтелгән әлеге чарада Вашингтон, Русияне битәрләсеннәр өчен, Украина кризисын күтәрергә тырышып, икътисади саммитны сәяси төсмергә буярга маташкан. Ләкин саммиттагы БРИКС илләренең коллектив карашы уртак булган: “бу геосәяси мәсьәләләрне чишә торган чара түгел” дип, АКШ һәм Көнбатыш фикеренә кушылмаган.
Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров Делида үткән сөйләшүләр глобаль Көньякның дөнья икътисадында үз хокукларын яклауга һәм аның барысын да Украина мәсьәләсенә кайтырып калдырмавына кайтып калды дип бәяләде. Башка төрле нәтиҗә Һиндстан премьер-министры өчен мыскыл итүгә тиң булыр иде. Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Делидагы саммитның уңышлы үтүе һәм йомгаклау документлары кабул ителүе өчен зур тырышлык салган. Коллектив Көнбатыш Һиндстан белән мөнәсәбәтләрен катлауландырмаска тырышкан.
Әлбәттә, уртак декларация кабул иткәннәр. Анда Украина конфликты турында атап кына фикер әйтелмәгән, шуңа да пошынган Украина декларациядәге пунктның йомшаклыгына ачуы килеп, “егермеле”дән кискен бәяләү көткән идек дип белдерде. Украина проблемасына декларация документында бик аз урын бирелгән. Бразилия президенты Лула де Сильва 19 сентябрьдә бездә БМОның генассамблесе үтәчәк, менә анда сугыш турында сөйләшергә мөмкин булачак дип белдергән.
Декларациянең пунктлары турында кыскача әйткәндә, алар: атом-төш коралыннан баш тартырга; ашлык килешүен тулысынча үтәргә, азык-төлек иминлеген ныгытырга; Бөтендөнья сәүдә оешмасын яңадан үзгәртеп корырга, ачык һәм гадел сәүдәгә юл ачарга, экспортка тыю кертмәскә; халыкара финанс һәм икътисад институтларында үсүче илләрне яхшырак күрсәтергә; 2030 елга кадәр 30 процент җимерелгән экосистемаларны яңартырга.
Моннан тыш, “Зур егермеле” илләре җитәкчеләре Африка Союзын G20-нең даими әгъзасы итеп алган. “Африка дөнья икътисадында мөһим роль уйный, без Африка союзы белән 2063нче алга кадәр чорда элемтәләребезне ныгыту һәм аның омтылышларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү бурычын алабыз”, дип тә әйтелә декларациядә.