

Мисырдагы Дахаб курортында бер хатынга акула һөҗүм иткән.
Бу илдә кешеләргә акула ташлануы гадәти хәлгә әверелеп бара, күрәсең. Күптән түгел генә Мисырның бер пляжында Русия кешесен үтергән иде, әле тагын шундый аяныч хәл кабатлана язган.
Baza Телеграм-каналының беренчел мәгълүматлары буенча, кыз сөйгән егете белән кунакханә пляжы янында су коенганнар. Йөзгән вакытта аларга акула ташланган. Ярга якын булганга күрә алар исән калырга ирешкән.
Бу куркыныч хәлне күреп торган шаһитлар әйтүенчә, ерткыч кызның кулын тешләгән. Зыян күрүчене судан чыгарып, хастаханәгә озатканнар. Ә теге акуланы тота алмаганнар.Туристлар ял иткән пляж ябылган, диләр.
Мондый хәлләрдән соң диңгезгә ял итәргә барырга да куркырсың...
Ксения Калинина фотосы.