Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2023, 16:51

Инде вак-төяккә санкцияләр кертә башладылар

Европа илләре Русия гражданнарына карата сәер санкцияләр кабул итте.

Инде вак-төяккә санкцияләр кертә башладыларИнде вак-төяккә санкцияләр кертә башладылар
Инде вак-төяккә санкцияләр кертә башладылар

Шуңа ярашлы, Евросоюз илләренә кергәндә русиялеләрнең санкциягә эләккән әйберләрен тартып алачаклар. Алар — ноутбук, смартфон, косметика, кыйммәтле бизәнгечләр, чемоданнар һ.б. вак-төяк шәхси файдаланудагы әйберләр.

            10 сентябрьдә Еврокомиссия Русия гражданнарына карата санкция законы кабул ителүен раслады. Еврокомиссия конфискацияләүнең рекомендация көченә ия булуын, аны тотаргамы-юкмы икәнлеген Евросоюзга кергән 27 илнең һәркайсы үзе хәл итәчәк дип белдерде.

            Юристлар аңлатуынча, Европага алып керелгән шәхси әйберләрне экспортка тиңләгәннәр, шуңа да әгәр таможня хезмәткәрләре кыйммәтле әйберләрне тартып алса да, законсыз булып саналмаячак. Турист илгә берничә генә көнгә барган хәлдә дә конфискациядән котыла алмаячак.

            Еврокомиссия рекомендацияләренә иң беренче булып Финляндия җавап бирде. Ул, илгә русиялеләрнең керүенә карата каттгый кагыйдәләр гамәлдә булса да,  Русия номерлары белән шәхси машиналарында килүчеләрнең сәяхәтләрен чикләмәячәген белдерде. Эстония властьлары,  киресенчә, Литва һәм Латвия белән киңәшләшкәннән соң, Русия машиналарын кертмәячәген белдерде. Европаның тагын берничә иле сыман Германия дә русиялеләрнең исемлектә аталган әйберләрен конфискацияләячәк.

12 сентябрьдә Еврокомиссия үзенең инструкциясен бераз йомшартты. Ул автомобильләргә генә аерым игътибар итәргә тәкъдим иткән. Җиңел автомобильләр һәм уннан кимрәк кеше сыешлы автомобильләрне тыйды.

            Русия моңа карата фикерен белдерде. Федерация Советы ЕК гамәлләрен паспорт буенча дискриминация дип атады. Санкцияләргә җавап итеп Русия дә европалылар өчен чикләүләр кертергә мөмкин диде. РФ чит ил эшләре министрлыгы вәкиле Мария Захарова Еврокомиссиянең бу кылыгын расизмга тиңләде.

Фото:m24.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас