

Уфада юл-патруль хезмәте инспекторлары ир белән хатынга бәби табу йортына барып җитәргә булышкан. Бу хакта социаль челтәрләрдә яңарак кына әти булган ир сөйләгән. Иртә белән ул тулгак тота башлаган хатынын бәби табу йортына илтә киткән, әмма “бөке”гә эләккән. Шулчак гаилә башлыгы юлда торган ЮХХДИ экипажына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Юл полицейскийлары, мигалкалар кабызып, ир белән хатынны бәби табу йортына кадәр озатып куйганнар.
Интернетта таралган видеода ир болай ди:
“Бу экипажга рәхмәтләремне җиткерәсем килә, алар булмаса, хатыным “бөке”дә бәби таба иде. Исемнәрен генә сорамадым, гафу үтенәм”.
Чыганак: bashinform.ru