Дөньяда ниләр бар?
12 сентябрь 2023, 06:40

Яңа мэр Томск белән Омск шәһәрләрен бутаган

Түрәләргә килешми инде...

catalog-photo.rucatalog-photo.ru
Фото:catalog-photo.ru

Томскның яңа башлыгы Дмитрий Махиня шәһәр исемен моңа кадәр үзе вице-мэр булып эшләгән Омск белән бутаган.

Журналистлар Махиня үзенең Телеграм-каналында бастырган шәһәр үсеше программасы тезисларының берсендә Томскины Омск дип атавына игътибар иткән. “Омск шәһәре бюджеты чыгымнары кысаларында “Мәгариф” тармагы буенча мәктәпкәчә һәм гомум белем бирү бюджет учреждениеләре биналарының агымдагы  ремонтын тәэмин итәргә”, – дип язылган булган текстта. Әле инде тексттагы хата төзәтелгән.

Омск шәһәре башлыгының элекке урынбасары 5 сентябрьдә Томскиның яңа мэры булып сайланган. Махиня  мэр булып эшләячәк шәһәр исеменә берара өйрәнергә туры киләчәк, дигән. Шулай  да шәһәрләр исемнәрен бутамаска тырышачакмын, дип вәгъдә биргән.

Әйткәндәй, 2022 елның сентябрендә моңа охшаш хәл Красноярск мэрына кандидат Егор Бочаров белән булган. Ул, доклад белән чыгыш ясаганда, шәһәрне бутап, Новосибирск өлкәсе башкаласын үстерергә тәкъдим иткән. Сәясәтче берничә тапкыр Новосибирскиның социаль-икътисади өлкәсен яхшырту планнары турында искә алган. Бочаровның ялгышуын комиссия әгъзалары исәпкә алгач, ул ярдәмчеләрен гаепләгән.  

Чганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас