

Ливиягә бик көчле “Даниэль” давылы ябырылган. Бүген илдә 5меңнән 7 меңгә кадәр кеше хәбәрсез югалучылар исемлегендә. Һәлак булучыларның төгәл саны әлегә билгеле түгел, әмма меңнәрчә кеше һәлак булган дигән хәбәрләр бар. Җимергеч давыл Мисырга күчкән, ул анда 13 сентябрьгә кадәр дулаячак.
Көчле давыл төньяк Африканың әлеге дәүләтенә үткән ялларда ябырылган. Ул коточкыч ташулар китергән: катаклизм аркасында илдә иң зур буа ерылып киткән. Нәтиҗәдә су яр буе зоналарындагы торак пунктларын баскан. Барыннан бигрәк Бенгази, Дерна һәм Җәбәл әл-Әхдәр шәһәрләре зур каза күргән.
Ливия властьлары Киренаика провинциясендәге 3 районны фаҗига зонасы дип игълан иткән. Һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшүгә халыкара ярдәм сораганнар. Илдә мәктәпләр һәм кибетләр ябылган, республика территориясендә комендант сәгате игълан ителгән. Трипольдәге Милли бердәмлек хөкүмәте үзенең контрольлеге астындагы җирләрдә 3 көнлек матәм игълан иткән.
Су ташу аркасында күпме кеше һәлак булуы әлегә билгесез. Ил көнчыгышындагы хөкүмәт вәкилләре һәлакәт аркасында 2 мең кеше һәлак булды дип, ә Бенгазидагы Кызыл Ярымай исә корбаннар саны 250 тирәсе, хәбәрсез югалучылар саны 7 меңләп булуы ихтимал, дип белдергән.
Ярдәм күрсәтү һәм һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү процессы Ливиядәге сәяси хәл аркасында катлаулануы мөмкин. Илнең элеккеге президенты Муаммар Каддафи властьтан бәреп төшерелгәннән соң, ил урталай ярылды. Сиртада Милли тотрыклылык хөкүмәте идарә итсә, Триполь шәһәрендә исә Милли бердәмлек хөкүмәте утыра.