Дөньяда ниләр бар?
12 сентябрь 2023, 17:46

Балаларын читлеккә утыртып йөрткән

Хәсрәт-ана моның сәбәбен дә аңлаткан.

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото: SHOT Telegram-каналы. 

Кубаньдә ана кеше балаларын начар тәртипләре өчен читлеккә бикләп куйган. Хатын сүзләренчә, малайлар машина салонында үзләрен начар тоткан, һәм ул аларны прицептагы читлеккә этләре янына утырырга мәҗбүр иткән.

Тимашевск – Гречаная балка юлы буйлап хәрәкәт итүче Chevrolet Niva һәм аңа тагылган арбадагы читлектә эт белән балаларны күргән шаһитларның ис-акыллары киткән. Бу коточкыч картинаны күрүчеләр малайларны җинаятьчеләр урлаганнар дип уйлаганнар. Тиз арада полицейскиларга хәбәр иткәннәр. Алар юлда машинаны туктаткан. “Җинаятьче” балаларнң әнисе булып чыккан.  Аңа карата  кешеләрне машинада йөртү кагыйдәләрен бозган өчен протокол төзегәннәр һәм гаилә турындагы мәгълүматларны  балигъ булмаганнар бүлегенә тапшырганнар. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас