Дөньяда ниләр бар?
9 сентябрь 2023, 05:17

Тыйнаксыз видеолар өчен республиканың билгеле чиновнигына эштән азат итү яный

Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр, ди халык мәкале. 

Социаль челтәрләр кулланучылары Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казакны интернетта басылган язмалар  аркасында тыйнаксызлыкта гаеплиләр. Бу уңайдан түрә хатын вазифасыннан колак кагарга мөмкин, дип яза Mash Telegram-каналы.

Моның сәбәбе – интернетта таралган видео. Анда чиновник ханым самолетның бизнес-класс шартларын тәфсилләп күрсәтә. Казак тыелган социаль челтәрдә видеородик урнаштырган. Видеода ул  кәнәфиләр, мендәрләр өстенлекләре турында сөйли, менюны күрсәтә,  ашар алдыннан авиакомпания пассажирларга тараткан салфеткаларга кадәр игътибар итә ул.

“Төшке аш гигиенадан башлана”, – ди видеода Роспотребнадзор идарәсе башлыгы. Соңыннан ул менюда сайлаган ризыклары хакында сөйли, тәрәзәдән булган манзараны да күрсәтә.

Mash Telegram-каналы язуынча, бу видеога охшаш роликлар чиновник ханымның социаль челтәрләрендә даими дөнья күрә. Каналның язылучылары Казакны вазифасыннан файдалануда һәм дәүләт хезмәте турындагы закон нормаларын бозуда гаепләгән.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова йөкләмәсе буенча чиновникка карата тикшерү оештырылган. Аның нәтиҗәсе буенча Казакка шелтә яки эштән азат итү яный. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас