Дөньяда ниләр бар?
8 сентябрь 2023, 13:46

Гонконгны су баскан

“Хайкуй” тайфуны гаять көчле койма яңгырлар китергән.

Гонконгны су басканГонконгны су баскан
Гонконгны су баскан

Кытайның Гонконг шәһәренә койма яңгырлар ябырылган. Бу яңгырлар 1884 нче елдан алып иң көчлесе булган. “Хайкуй” тайфуны гаять көчле койма яңгырлар китергән. Шәһәрдә көчле давылның иң  югары дәрәҗәсе игълан ителгән.

Гонконг урамнары көчле  агымлы елгаларга әверелгән. Су машиналарны йомычка урынына алып киткән. Йөздән артык кеше җитди яралар алган.

          Метеорологлар белдерүенчә, калада 158,1 мм явым-төшем төшкән. Начар һава торышы урнашуы сәбәпле Гонконг фонд биржасын, мәктәпләрне япканнар. Шәһәр властьлары үтә зарурлык тумаганда урамга чыкмаска киңәш иткән.

          Төркиянең Истанбул каласында да көчле ташкын хасыйл булган. Шәһәрнең берничә урамы тулысынча су астында калган. Табигать һәлакәте аркасында 3 кешенең гомере өзелгән, 5 кеше яраланган.

Истанбулда ташкын 6 сентябрьдә башланган. Кала мэры Әкрәм Имамоглы мондый да һава торышы көтелмәгән иде дип белдергән. Табигать казасы белән көрәшкә 2,1 мең коммуналь хезмәт эшчеләре җәлеп ителгән.

Фото:vsevesti24.ru

rbc.ru

Гонконгны су баскан
Гонконгны су баскан
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас