Дөньяда ниләр бар?
8 сентябрь 2023, 13:09

“Гөлчәчәк, йөзеңне ач!”

Үзбәкстан парламенты йөзне каплаучы кем киюне тыю турында закон проектына төзәтмәләр кабул иткән.

“Гөлчәчәк, йөзеңне ач!”“Гөлчәчәк, йөзеңне ач!”
“Гөлчәчәк, йөзеңне ач!”

Хәзер җәмәгатьчелек урыннарында гражданның шәхесен ачыклау мөмкинлеген бирмәгән кием кигән өчен административ җаваплылык чарасы кертелә.

            Бу карар җәмәгатьчелек тәртибен тотуга юнәлтелгән һәм мондый законнар Һиндстан, Индонезия, Марокко, Казахстан һәм Европаның берничә илендә кабул ителгән. Хезмәткә бәйле һәм медицина күрсәтмәләре буенча киңәш ителгән киемнәргә яңа закон кагылмый. 

            Күптән түгел Кениядә бер шахматчы ир-егет хатын-кыз булып күренү өчен никаб кигән. Спортчы турнирда җиңүгә ирешеп бүләк отарга теләгән, әмма алдашуда тотылган һәм квалификациясез торып калган.

Фото:nyafoto.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас