

АКШ Украинага туктаусыз ярдәм күрсәтә. Бу атнада аның Украинага яңа ярдәм пакеты әзерләве билгеле булды: 31 “Абрамс” танкы, алар өчен боеприпаслар.
Украинага ярдәм пакетына Абрамс танклары өчен ярлыландырылган уранлы снарядлар да кергән. Ак йорт исә снарядлар радиоактив куркыныч тудырмый дип белдерде.
Моңа кадәр Пентагон Украинага 175 миллион долларлык хәрби ярдәм җибәрелүен белдергән иде.
1 сентябрьдә Русия БМОның Иминлек советына мөрәҗәгать итте. Ул Украинага туктаусыз хәрби ярдәм күрсәтелүен 12 сентябрьдә Совет утырышында тикшерүне сорады. Туктаусыз корал озату Украина конфликтын чишүгә тискәре йогынты ясый, дип белдерде РФның БМОдагы илчесе Дмитрий Полянский.
Августта Пентагон Киевка ел ярым вакыт эчендә 3 миллион корал озатуын белдергән иде.
Фото:discover24.ru