

Очрашудан соң Владимир Путин журналистларга сөйләшү нәтиҗәле һәм эчтәлекле булды, алар Русия—Төркия арасында бөтен өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне арытаба үстерүгә булышачак, дип белдерде.
Уртак белдерүләр барышында Рәҗәп Эрдоган: “Без Русия белән Украина арасында сөйләшүләр алып баруда янә арадашчы булырга әзербез”,— диде.
Мәгълүм булуынча, 2022 елның мартында конфликтны тынычлык юлы белән көйләү буенча Истанбулда сөйләшүләр алып баруда Төркия арадашчы булган иде. Шул вакыттан алып Эрдоган шушы сыйфатта янә чыгыш ясарга әзер булуы турында белдерә килде. Путин Төркия, Кытай һәм Африка илләренә арадашчы булырга тәкъдим итүләре өчен рәхмәт җиткерде һәм Русия арадашчылар ярдәменнән баш тартмый дип белдерде. “Русия беркайчан да сөйләшүләрдән баш тартмады һәм әле дә баш тартмый”, —диде ул.
Кара диңгез ашлык инициативасы буенча сөйләшү — төп темаларның берсе булды. Русия Ашлык килешүе исеме астындагы билгеле инициативада катнашудан 18 июльдә туктады. Төркия әлеге килешүдә гарант илләрнең берсе буларак чыгыш ясый. Ул шулай ук Украинадан иң күп ашлык сатып алучыларның берсе — Кытай һәм Испаниядән соң ул өченче урында тора.
Очрашу барышындагы сөйләшүләрнең зур өлеше әлеге килешүне тергезүгә багышлануына карамастан, мәсьәләдә алга китеш булмады. Көнбатыш илләренең Русия — БМО меморандумында теркәлгән килешүнең Русиягә кагылышлы өлешен гамәлгә ашыртмау буенча киртәләр коруы сәбәпле, Мәскәү ашлык килешүендә катнашудан баш тартырга мәҗбүр булды дип билгеләде Путин. Русия агропродукциясенә карата кертелгән чикләүләр бетерелү белән ашлык килешүен яңабаштан карарга әзербез, диде ул. Үз чиратында Рәҗәп Эрдоган Русия таләпләрен канәгатьләндерү мөһимлеген таныды.
Ашлык килешүен тикшергәндә Русия президентының ярлы илләргә арзан хакка 1 миллион тонна ашлык озату мәсьәләсе дә тикшерелде. Аларга билгеләнгән ашлыкны Төркия предприятиеләрендә тарттырып, Катарның финанс катнашлыгында, ярлы илләргә озату тәкъдим ителә. Русия президенты Буркина-Фасо, Зимбабве, Мали, Сомали, Үзәк Африка Республикасы һәм Эритреягә бушлай 25—30 мең тонна ашлык җибәрү мәсьәләсендә алга китеш барлыгын әйтте. Африканың әлеге 6 иле белән алып барылган сөйләшүләр ахырына якынлашып килә, 2—3 атнадан бушлай ашлык озату башланачак.
Дәүләт башлыклары Төркия территориясендә газ хабын төзү мәсьәләсе буенча да сөйләште. Ул Русия чималын Европага озатуны тәэмин итәр һәм 2022 елның сентябрендә шартлатылу нәтиҗәсендә юкка чыккан “Төньяк агым” газүткәргечен алыштырыр иде. “Газпром” Төркиянең “Боташ” компаниясенә газ хабын төзү буенча юл картасы проектын тапшырган һәм якын вакытларда Русия белән Төркия уртак эш төркемен оештырачак. Русия президенты билгеләвенчә, проект зур күләмдә газ саклауны түгел, ә анда электрон сәүдә мәйданын төзүне күз уңында тота. Яңа хаб аша Төркия елына 40 млрд. кубометрга кадәр газ сатарга планлаштыра.
“Аккуя” атом-электр станциясе төзелеше — ике ил арасындагы тагын бер мөһим энергетик проект. “Бүген Аккуяда эшләр тулы куәткә бара һәм Синопта тагын бер АЭС төзү мәсьәләсен тикшердек”, —диде Эрдоган.
Фото: kremlin.ru