

Көтмәгәндә аның АКШ армиясе белән 11—20 сентябрьдә хәрби күнекмәләр үткәрергә җыенуы билгеле булды. Ә бит быел Ереван Русия белән ОДКБ (русчадан: коллектив хәвефсезлек турындагы килешү оешмасы) хәрби күнекмәләрендә катнашудан ике тапкыр баш тарткан. Күптән түгел Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян Русиянең Карабахтагы тынычлык саклау миссиясе нәтиҗәләрен тәнкыйтьләп чыккан.
Хәер, кайбер сәяси экспертлар Әрмәнстан белән АКШның уртак хәрби күнекмәләре ике ил союзының көч күрсәтүенә кайтып калмый, дип саный. Теләсә кайсы бәйсез дәүләт сыман Әрмәнстан,үзе теләгән ил белән хәрби күнекмәләр алып барырга хокуклы. Мөгаен, бу күнекмәләр алдан планлаштырылган булгандыр, дигән фикердә алар.
Ә шулай да, Әрмәнстанның АКШ армиясе белән хәрби күнекмәләр алып барырга җыенуы Кремльне борчуга салмыйча калмый. “Һичшиксез, бу сагайта, бигрәк тә хәзерге хәлләрдә, шуңа күрә бу хәбәрләргә тирән анализ ясаячакбыз һәм вакыйгалар артыннан күзәтәчәкбез”, —диде Русия президентының матбугат хезмәте секретаре Дмитрий Песков.
Карабахта әрмән-әзербайҗан конфликты киеренкеләнгәч, Ереван белән ОДКБ мөнәсәбәтләре дә катлауланган. Ереван уставка ярашлы ОДКБ ярдәмен сораган. Анда исә хәвефсезлеккә куркыныч янаганда уртак эшләр башкару күзаллана. Әмма оешма мәсьәләне көч кулланып чишү яклы булмавын белдергәннән соң, Ереван Әзербайҗан шартларында килешергә мәҗбүр булган иде.
Соңрак Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян ОДКБ лидерлары очрашулары йомгаклары буенча Әзербайҗанның гамәлләре тәнкыйтьләнмәгән декларациягә кул куюдан баш тартты. 4 сентябрьдә Пашинян Италиянең “La Repubblica” гәзитенә интервью биргәндә Мәскәү Көньяк Кавказдан ерагая,стратегик хәвефсезлекне тәэмин итүдә Русиягә ышану карары хата булды, чөнки ул хәзер теләгәндә Әрмәнстан ихтыяҗларын тәэмин итә алмаячак дигән. Тыныч тормышта яшәүче халык хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиешле Русия тынычлык саклаучылары Әрмәнстан, Русия һәм Әзербайҗан лидерларының өчъяклы белдерүе белән ныгытылган үз бурычларын үтәми, дип тә әйткән. Лачин коридоры Русия тынычлык саклаучылары контроле астында булырга тиеш, ләкин бу алай түгел, дигән.
Ул шулай ук Әрмәнстанның ОДКБдан чыга яисә оешмада катнашуын туктатып тора алуын билгеләгән. Мәскәү Пашинянның белдерүе белән килешми. РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров: “Әрмәнстан җитәкчесе белдерүен тулысынча аның намусында калдырам”,—диде. Дмитрий Песков исә Русия бу төбәкнең аерып алгысыз өлеше, шуңа да ул беркая китәргә җыенмый, дип басым ясап әйтте. Ул шулай ук Әрмәнстанның үзенә караганда Русиядә әрмәннәр күбрәк яшәвен билгеләде. Русия төбәктә, шул исәптә Таулы Карабахта, хәл-вакыйгаларны тотрыкландыруда кулыннан килгән бөтен эшне эшли диде.
Әйткәндәй, НАТО үсеше буенча Европа комитеты Әрмәнстанны альянска керергә чакырган. Тик бу гамәлгә ашардай чакырумы?
Фото:emilia-spanish.ru