

Мурманск өлкә клиник күппрофильле үзәгендә мәетләрне бутаганнар. Шуннан соң мәрхүмә әбине башка кеше исеме астында җирләгәннәр.
«Гаиләбез белән җирләү көненә әзерләндек. Ул 31 августка билгеләнгән иде. Мәетне тану да шул көнне булырга тиеш. Кирәкле вакытка моргка килдек. Тану вакытында мәет безнең туганыбыз булмавы ачыкланды. Аннары безнең әбине башка кеше исеме белән җирләп куюларын белдек. Хәзер эксгумация һәм кабат җирләү булачак», – ди туганнары.
Мәрхүмә хатынның оныгы Вера сүзләренчә, шул ук хастаханәдә башка бер әби аларның әбисе белән бер вакытта диярлек үлгән. Икенче әбинең туганнары тану процессы ясамаган, ләкин документларга «таныдык» дип имза куйганнар.
«Аларга мәетне часовняга хушлашу вакытына китереп биргәннәр. Анда кызлары шикләнгән-шикләнүен, ләкин моңа игътибар бирмәгән, шуңа күрә күмеп куйганнар. Иртән генә табутта аларның анасы ятмавын аңлаганнар», – ди Вера.
Хәзер тикшерү эшләре бара. Күп профильле үзәктә хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатынның туганнарыннан гафу үтенәләр. Ләкин, туганнары сүзләренчә, алардан беркем дә шәхсән гафу үтенмәгән.
«Баш табиб бүлмәсендә сөйләшү булды, беркем гафу үтенмәде. Без Тикшерү комитетына гариза яздык», – ди Вера.
«Безнең әби – сугыш чоры баласы, гомер буе Төньякта эшләгән. Аның 3 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Чара күрүегезне сорыйбыз», – ди туганнары.
Мәетне әле эксгумацияләмәгәннәр, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат".