Дөньяда ниләр бар?
7 сентябрь 2023, 17:54

Колледж укытучысы студентның башын скотч белән ураган

Ис-акыл китәрлек бу хәл Уфада теркәлгән.

Уфаның автомобиль транспорты колледжында укытучы  дәресне алып барырга комачаулаган студентның авызын скотч белән ябыштырып куйган. Вакыйганы  студентның төркемдәшләре, мобиль телефонга төшереп, социаль челтәрәгә урнаштырганнар.

Җәнҗаллы видео таралгач, УАТК җитәкчелеге преподавательне эштәрн читләштергән. Бу хәл буенча тикшерү оештырганнар.

Социаль челтәрләрне кулланучылар видеога карата  ике төрле фикер белдергән. Берәүләр комментарийларда мондый тәрбия чаралары чамадан тыш каты һәм укытучы дөрес эшләмәгән, дип язган. Кайсыберәүләр, киресенчә,  бүгенге заман яшьләре белән укытучыга үзен  кырыс тотарга кирәк, дигәннәр.

Егетнең курсташлары сүзләренчә, ул сөйләнеп утырган һәм дәрес алып барырга комачаулаган. Укытучы аңа берничә тапкыр кисәтү ясаган, аннары скотч ябыштырып урыйм дип янаган. Студент ышанмаган, күрүебезчә, юкка.

Колледж укытучысы берьюлы берничә дисциплина алып барган, алар арасында юридик фәннәр бар, мәсәлән, хезмәт хокукы, страховка эше һәм тарих. Моннан тыш, ул җитештерүдә куркынычсызлык техникасы дисциплинасын алып бара, ә уку йортындагы хезмәттәшләренә хезмәтне саклау буенча укыта. Күптән түгел педагог колледж укытучылары арасында шәһәр конкурсында катнашкан. Гомуми педагогик стажы шаккатыргыч: мәгариф системасында ул инде 30 елдан артык эшли, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган һәм квалификациясен даими күтәрә.

Әйткәндәй, Уфа автотранспорт колледжы студентлары укытучының мондый тәртибен элек күзәткәннәре булмаган. Педагог хакында алар  кырыс, әмма гадел, ди.

Бер студент укытучысы хакында болай ди:

Ул әйбәт преподаватель. Безне укытканда андый хәлләр булмады. Тирги ала иде. Тәрбияви максатларда нидер әйтергә мөмкин, ләкин сүгенми иде. Гел тыныч һәм ачык  иде. Аның ачуын кабарту җиңелдән түгел иде.

“Гомумән алганда позитив кеше. Аны тыңласаң һәм хөрмәт итсәң, ул студентка да ундый ук мөнәсәбәттә булачак”, “Бомбовый препод, аңлый торган, яшьләр белән бер дулкында. Мондый хәлләр булмады. Нәрсә булгандыр аңа...” – диләр студентлар укытучылары турында.

 "Уфа шәһәренең Октябрь районы прокуратурасы тикшерү үткәрә. Аның барышында укытучының гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", – диләр БР Прокуратурасында. 

Чыганак: newsbash.ru

 

Читайте нас