Дөньяда ниләр бар?
5 сентябрь 2023, 12:53

Һиндстан хәзер Бхарат дип аталырмы?

Һиндстан хөкүмәте илнең борынгы Бхарат атамасын кире кайтарырга җыенган.

Һиндстан хәзер Бхарат дип аталырмы?Һиндстан хәзер Бхарат дип аталырмы?
Һиндстан хәзер Бхарат дип аталырмы?

Бу хактагы резолюцияне сентябрьдә ил парламентының махсус утырышында кабул итәргә җыенганнар.
Озакламый Һиндстанда "Зур егермеле" илләренең саммиты үтәчәк. Якын көннәрдә Нью-Делига җыелачак ил башлыкларына чакырулар Һиндстан түгел, ә Бхарат премьер-министры исеменнән җибәрелгән.
Һиндстан хөкүмәте ник мондый карар кабул иткән? Тарихчылар раславынча, идарә итүче "Бхаратия джаната парти" илне борынгы һинд, индус тамырларына кайтару буенча байтак эшләр башкарган. Һиндстанны Бхарат дип меңнәрчә еллар элек атаганнар, соңрак ил мөселманнар империясенә кергәч "Һиндстан" атамасы популярлашкан.
Күрәсең, Һиндстан, ил белән күбрәк мөселманнар идарә иткән урта гасыр тарихын, аннары Бөек Британия колониясе булып, инглизләр изүе астында яшәвен онытырга тели. Әйткәндәй, Һиндстанда мөселман атамалары белән аталган берничә зур шәһәрнең исемен алмаштырганнар да инде.

Фото:pro-investing.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас