Дөньяда ниләр бар?
4 сентябрь 2023, 05:04

Мәскәүдән Санкт-Петербургка кадәр җәяү барган

Афәрин!

snob.rusnob.ru
Фото:snob.ru

Мәскәүдә яшәүче укытучы Андрей Задураев 17 көн эчендә җәяү  башкаладан Санкт-Петербургка кадәр барып җитеп, дөнья рекорды куйган. Бу хакта педагог үзенең “ВКонтакте” битендә сөйләгән.

“Осторожно, Москва!” басмасы белән әңгәмәдә Задураев бу уен Санкт-Петербургка 320 еллык юбилее уңаеннан тормышка ашырырга теләвен сөйләгән.

“Тәүдә бу сәяхәт шәхси казаныш буларак кына  планлаштырылган иде, әмма танышлар киңәше буенча рекордка документлар тапшырырга идеясе килде”, – дип аңлата укытучы.

Нәтиҗәдә Андрей  Задураевның казанышы Русия рекордлары реестрына гына кереп калмыйча, дөнья рекорды булган. 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас