Дөньяда ниләр бар?
4 Сентября 2023, 06:59

Мәңгелек утта ризык кыздырганнар

Әмма үсмерләрне видеога төшереп алганнар. 

marshmallows.rumarshmallows.ru
Фото:marshmallows.ru

Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә полиция хезмәткәрләре  Мәңгелек утны мәсхәрәләгән укучы кызларны тапкан.

Тикшерүгә Чибәркүл шәһәренең  бер паблигында дөнья күргән фотосурәт сәбәпче булган.  Фотода шаһитлар Мәңгелек утта ризык кыздырган кызлар сурәтләнгән. “Балигъ булмаганнар эшләре буенча  инспекторлар 11 һәм 12 яшьлек кызларның шәхесләрен һәм алар яшәгән адресларны ачыклаган”, – диелә хәбәрдә.

Кыз балалар һәм аларның ата-аналары белән аңлату әңгәмәләре үткәрелгән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас