Дөньяда ниләр бар?
2 сентябрь 2023, 18:13

Русча бер авыз сүз белмәгән балалар өчен укытучы тапканнар

Русча белмәгәч, безнең илдә ничек яши соң алар?

foto-onlain.rufoto-onlain.ru
Фото:foto-onlain.ru

Волгоградта  рус телендә сөйләшмәүче балалар өчен  яңа укытучы тапканнар. Бу хакта Волгоград өлкәсенең Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Лариса Савина хәбәр иткән. Савина сүзләренчә, балаларны яңа тәҗрибәле педагог укытачак.

“Уку процессына зыян килмәячәк. Алар махсус әзерләнгән программа буенча белем алачак. Ата-аналары белән элемтәдә булып”, – дигән түрә ханым.

Моннан тыш, чиновник ханым  яңа укытучы балаларның белем алуы уңышлы булсын өчен барын да эшләр, дигән ышаныч белдергән. Русча сөйләшмәгән мигрантлар балаларыннан торган сыйныф өчен билгеләнгән укытучы эштән китмәгән, дип өсти Савина. Ул нибары укыту нагрузкасын киметүләрен үтенеп, ике классның берсеннән  баш тарткан.

Волгоград шәһәренең 33 санлы мәктәбендә  русча бер авыз сүз белмәгән класс барлыкка килгән. Сыйныфның литерасы – “Ж”. Бу балаларның ата-аналарының күбесе дә  русча сөйләшә белми.  Бер ел  класс җитәкчесе булып эшләгән Ирина Плотникова  бүгеннән бу балалар белән эшләми. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас