Дөньяда ниләр бар?
2 сентябрь 2023, 06:49

Польшада легионеллёз аза башлаган

Польшада «легионерлар авыруы” (легионеллёз) дигән авырудан 18 кеше үлгән.

Польшада легионеллёз аза башлаганПольшада легионеллёз аза башлаган
Польшада легионеллёз аза башлаган

Алар 55тән 98 яшькә кадәрле 9 ир-ет һәм 9 хатын-кыз. Инфекция йоктыручылар саны 158гә җиткән.

          Чир моннан берничә атна элек Польшаның Украина белән чиктәш булган Жешува шәһәрендә теркәлгән. Бераздан чир Польшаның башка төбәкләренә таралган. Польшаның санитария инспекциясе суга хлорны күбрәк кушып, суүткәргечләрне дезинфекцияләгән.

          “Роспотребнадзор” легионеллёз инфекциясенең Русиягә килеп эләгү куркынычы юк дип белдерә. Русия белгечләре дәүләт чикләрендә “Периметр” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллана. Ул исә инфекция авыруы билгеләре булган кешеләрне ачыкларга булыша.

          Легионеллеёз — чагыштырмача сирәк очраучы авыр инфекцион чир. Бу инфекцияне йоктырган кеше бизгәк тоткандай калтырый, организм агулана, үпкәгә, үзәк нерв, ашкайнату, системаларына зыян килә.Чирне дәваламаганда биш кешенең икесе үлә. Дәвалаган очракта үлем очрагы 5—10 процент тәшкил итә.

Фото:osnmedia.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас