Дөньяда ниләр бар?
1 сентябрь 2023, 16:08

Макрон борчуга калган

Франция бөтен партнерлары белән фикер алышырга әзер, дигән Макрон.

Макрон борчуга калганМакрон борчуга калган
Макрон борчуга калган

БРИКСның (Бразилия, Русия, Һиндстан Кытай, Көньяк Африка Републикасы кергән оешма) киңәюе дөньяның вак кисәкләргә бүлгәләнү куркынычын тудыра һәм моңардан сакланырга кирәк, дип белдергән Франция президенты Эммануэль Макрон.

            Аның фикеренчә, әлеге оешмага яңа әгъзаларның кабул ителүе альтернатив дөнья тәртибе урнаштырырга җыенулары турында дәлилли. Мондый куркыныч тумасын өчен Франция бөтен партнерлары белән фикер алышырга әзер, дигән Макрон. Дөнья корылышын  яңабаштан карау Көнбатышның һәм Европаның көчсезләнүе куркынычы белән яный. БМОның Иминлек Советы һәм башка халыкара оешмаларның роле торган саен кире кагыла, дип тә әйткән ул.

            Мәгълүм булуынча, 24 августта БРИКС илләре лидерлары берләшмәгә Аргентина, Мисыр, Иран, Сәгуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен һәм Эфиопияне кабул итү буенча уртак килешүгә килде. Җәмгысе 40 ил БРИКСка керү теләген белдергән. Аларның 23 рәсми гариза язган да инде.

Фото:m.lenta.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас