Дөньяда ниләр бар?
31 август 2023, 14:33

Сугыш өчен акчаларын жәлләмиләр

Европа Союзының тышкы сәяси хезмәте җитәкчесе Жозеп Боррель 2024 — 2027 елларга Украинага хәрби ярдәм күрсәтү фондын булдырырга тәкъдим иткән.

Сугыш өчен акчаларын жәлләмиләрСугыш өчен акчаларын жәлләмиләр
Сугыш өчен акчаларын жәлләмиләр

 

“Бу безнең Украинага ярдәм итүнең төп элементы булырга тиеш”,— дигән евродипломатия җитәкчесе Испаниянең Толедо шәһәрендә үткән ЕСның оборона министрлары саммитында.

Украинага ярдәм күләме елына 5 миллиард евро тәшкил итәчәк, дигән ул.

            Әлеге белдерүгә кадәр Боррель Украина армиясе өчен солдатлар әзерләү максатын күтәрү тәкъдимен яңгыраткан. 2023 ел ахырына кадәр 30-дан алып 40 меңгә кадәр солдат әзерләү бурычы куярга кирәк дигән ул. Әлеге вакытка исә Евросоюз 25 мең солдат әзерләгән. “25 мең солдат әзерләнде дә инде. Октябрь ахырына кадәр 30 мең хәрби әзерләнәчәк. Ел ахырына кадәр аларның санын 40 меңгә җиткерергә тәкъдим итәм”, дигән ул.

            Боррель фикеренчә, бүгенге көндә Украина армиясенең контрһөҗүме уңышсызлыгы аңа булышлык күрсәтүдә икеләнүләр булуына бәйләгән. Көнбатышта бердәмлек юк, чөнки аларга мәсьәләне хәл итүдә фикер аермалыклары комачаулый, имеш.  Әгәр Көнбатыш Украина хәрби көчләренә тәвәккәлрәк ярдәм итсә, бәлки сугыш башка юл белән китәр иде, дип уфтанган Боррель.

            Ә бит Европа белән АКШ конфликт башланган вакыттан алып Украинага туктаусыз ярдәм күрсәтә. Акчадан тыш, корал белән дә. Инде дистә меңнәрчә солдатлар әзерләүләрен дә ачыктан-ачык әйтәләр. Танклар җибәрүләре җитмәгән, инде самолетлар белән сугыш утын ныграк дөрләтмәкчеләр. Соңгы вакытларда гына Европа Союзының Украинага 1,1 миллиард евролык снарядлар озатырга җыенуы билгеле булды. Май аенда корал сатып алу өчен 1 млрд. евролык ярдәм күрсәтсә, мартта миллион снаряд җибәрү планын раслаганнар иде.

            Шулай итеп, дошманлык агуын чәчүче Европа һәм Америка Украинадагы сугыш утын сүндермәс өчен миллиардларча доллар һәм евро акча түгә. Ләкин соңгы вакытларда Европаның үзендә дә акча бүлүгә һәм корал озатуга каршы булучыларның: “Бу эшләргә кем ризалык бирде? Армиябезне талауга һәм сугышны хупларга юл куярга ярамый”, дигән белдерүләре ишетелә башлады.  

фОТО:newizv.ru

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас