Дөньяда ниләр бар?
31 август 2023, 15:35

Литий кытлыгы тумасмы?

Соңгы вакытларда литий металлына сорау арткан.

Литий кытлыгы тумасмы?Литий кытлыгы тумасмы?
Литий кытлыгы тумасмы?

Әгәр вакыйгалар болай барса, 2025 елда дөньяда әлеге кыйммәтле металл кытлыгы тууы ихтимал дип белдерә аналитиклар.

            Тикшеренеүләр күрсәтүенчә, моның сәбәбе Кытайда металл куллану артуына бәйләнгән. Уртача алганда, 2023 – 2032 елларда Кытайның электромобильләр җитештерү өчен литийга ихтыҗы ел саен 20,4 процентка артачак, дип раслый аналитиклар. Литий аккумуляторлар җитештерү өчен кирәк.

              Литий җитештерү буенча Кытай дөньяда өченче урында тора. 2021 елда дөньяда 540 тонна литий җитештерелгән. Бөтендөнья икътисад форумы фаразларына ярашлы, 2030 елга литийга дөньякүләм ихтыяҗ 3 млн. тоннадан артып китәчәк. Моның төп сәбәбе — электромобильләрнең актив таралуы. S&P Global Commodity Insights компаниясе фаразларына ярашлы, агымдагы елда 13,8 млн. электромобиль сатылса, 2030 елга елына 30 миллион сатылачак дип күзаллана.

Башка экспертлар литийга сорау тиз тумаячак дип саный. Rystad Energy тикшеренү компаниясе мәгълүматларына ярашлы, әлеге вакытларда йөзләрчә литий проектлары тикшерелә. Ә инде яңа шахталар ачу проблеманы артка чигерәчәк.

Фото:pulse.mail.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас