

Ни гаҗәп, аларда Русия территорияләренең бер өлеше Кытайга кушылган. Сүз Кытай Халык Республикасы белән Русия Федерациясе арасында бүленгән Зур Уссурийск утравы турында бара. “Кытай янавы” Telegram-каналы авторы билгеләвенчә, утрау, танылган демаркациягә карамастан, Кытайның иң көнбатыш ноктасы итеп күрсәтелгән һәм ул тулысынча Кытай составына кертелгән. Яңа рәсми карта комплекты яңалыкларда, китапларда, реклама материалларында файдалануга тәгаенләнгән.
2022 елның августында Нинбо шәһәрендә Кытай таможнясы, КХРның территориаль дәгъвалары күрсәтелмәгән булу сәбәпле, экспортка тәгаенләнгән 23,5 мең картаны алган. Сүз, Кытайның материк өлешеннән алып Пекинның 2 мең километрга сузылган Көньяк-Кытай диңгезендәге зур дәгъваларын үз эченә алган тугызпунктирлы сызыкның картадан югалуы турында бара.
Карталарда шулай ук Кытай дәгъва иткән Көньяк-Кытай диңгезендәге Спратли һәм Парасельск утраулары һәм Көнчыгыш-Кытай диңгезендәге кеше яшәмәгән Дяоюй утраулары да күрсәтелмәгән булган. Әйткәндәй, бу утрауларга Япония дә дәгъва итә.
Кытай хөкүмәте шулай даими рәвештә “проблемалы карталар”ны юк итә икән. Кытай властьлары фикеренчә, мондый карталар илнең суверенитетын, милли кушылуын, территориаль бөтенлеген һәм милли хәвефсезлеген куркыныч астына куя.
Фото: ТАСС.