

«Яткызып куеп догалар укый башлагач, кешегә кергән җен телгә килә, бик яман кычкыра, ырылдый, сүгенә, елый, куркытмакчы булып яный башлый», – ди Чаллыда альтернатив медицина ярдәмендә шифачылык белән шөгыльләнүче Эдуард Кашапов. Дәвачы «Интертат» журналистына «кешегә кергән җеннәрне чыгаруы һәм алар белән сөйләшүе» хакында сөйләде. Шифачы Эдуард Кашапов: «Җеннәр телгә килеп, минем белән сөйләшә, ырылдый, сүгенә, елый» Эдуард – клиник психолог, хиҗама, массаж остасы, мәдрәсәдә укыган һәм бабаларыннан догалар ярдәмендә дәвалау сәләтен алган шифачы. Инде 7 ел дәвамында Эдуард сихер, бозым, күз тию, җен керү очраклары белән эшли. «Дәвалау сәләте геннардан килгән, әнием ягыннан бабаларым муллалар булганнар, укыганнар, өшкергәннәр, кешеләрне савыктырганнар», – ди Эдуард.
Дәвачының тәҗрибәсендә булган очраклар турында бәян итәр алдыннан, альтернатив медицинага мөрәҗәгать иткәнче, табиб белән киңәшләшү зарурлыгын искәртеп китәбез.
«Кеше кинәт курку яисә көчле сөенү кичергәндә, кычкырып көлгәндә, көчле депрессия, күңел төшенкелегендә булганда, иманы какшаганда, җен аның тәненә ансат кереп утыра ала. Җен ияләшкән кеше куркыныч төшләрдән интегә. Төшләрендә аны, гадәттә, эт, елан тешли. Эче, башы, калак сөякләре арасында авыртудан җәфалана, тыны кысыла. Тәнендә тик торганнан күгәрекләр пәйда булырга мөмкин, күзенә төрле шәүләләр күренә ала. Андый кешене яткызып куеп догалар укый башласам, җен үзен һичшиксез сиздерә.
Ул чыдый алмый башлый, телгә килеп, бик яман кычкыра, ырылдый, сүгенә, елый, куркытырга, укырга юл куймаска тырышып, миңа яный башлый. Кайвакыт җен телгә килеп, хатын-кызлар ир-ат тавышы белән сөйләшә, кычкыра, улый башлыйлар. Чинау тавышлары чыгаручылар бар. Мин укып бетергәнче, сәгатьләр буе яткан җиреннән кеше дер-дер килеп селкенеп, бәргәләнеп ята, кайчак сөякләре шартлаган тавышлар ишетелә. Бу вакытта кешенең тәне йә бик каты яна, йә бик каты туңа. Җен чыкканчы укыйм. Кайвакыт бу икешәр-өчешәр сәгатькә сузыла, кайвакыт кешегә 2-3 сеанс кирәк тә була», – ди дәвачы.
Тулырак уку өчен сылтама аша керегез: Интертат